news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бразилия, Мали, Буркина-Фасо спортчылары БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килде

Универсиада авылына чит илләрдән беренче делегацияләр - БРИКС илләренең Спорт уеннарында катнашачак спортчылар килде. Бразилия һәм Мали җыелмаларының очрашуы сурәтләнгән видео «Татмедиа» телеграм-каналында урнаштырылган.

Кунакларны татар милли киемнәрендәге музыкантлар һәм Уеннарның талисманы - Бриксик кушаматлы леопард каршы алды. Универсиада авылына урнашырга килгән Буркина-Фасо спортчылары да үз илләре турында җыр башкарды.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Венесуэла делегациясенең беренчеләрдән булып БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга килүе хакында хәбәр иткән иде. 12-23 июньдә узачак ярышларда 97 ил катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot