news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бразилия кызлары Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта “бронза” яулады

Матчта Бразилия командасы испаннарны җиңеп өченче урынга лаек булды.

Бразилия кызлары Казанда пляж гандболы буенча чемпионатта “бронза” яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Бразилия кызлары Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында бронза медальләр яулады. Матчта Бразилия командасы испаннарны җиңеп өченче урынга лаек булды.

2016 елда Венгриядә Испан кызлары бразилиялеләрне җиңеп, тарихта беренче тапкыр дөнья чемпионнары булган иде. Ике ел узганнан соң Татарстан башкаласында ярымфинал матчында алар өченче урын өчен очрашты.

Бразилиялеләр Казан турнирында испанлыларны (14:10) җиңде. Җиңү аларга бронза медальләр китерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot