Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бразилия илчесе беренче тапкыр Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Бразилиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сержио Родригес Дос Сантос булды. Аның белән республика Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Илче Мәскәүдә 2025 елның августында эшли башлады, һәм бу визит аның өчен Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә беренчесе булды. Әхмәтшин очрашу барышында республиканың Бразилия белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
Ул якларның киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциалы барлыгына ышаныч белдерде, һәм дипломатның Татарстанга визиты озак вакытлы элемтәләргә өстәмә этәргеч бирергә мөмкин, дип ассызыклады. Ул шулай ук илчене республикага чакырды.
Сержио Родригес Дос Сантос, үз чиратында, якын арада Татарстанда булырга ниятләвен белдерде. Аның сүзләренчә, Бразилиягә Россиянең икътисади һәм мәдәни тормышында төбәкнең әһәмиятле роле билгеле, шуңа күрә ил өчен республика белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру мөһим. Ул Мәскәүдәге очрашу хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә адым булыр дип ышаныч белдерде.
Яклар сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф һәм мәдәни элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Бразилия артистлары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры труппасында эшли.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Казанда узган БРИКС саммитында Бразилияне Тышкы эшләр министры Мауро Виэйра җитәкчелегендәге 150 дән артык делегация тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз