news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Братск шәһәрендә 300дән артык кеше югалган тугыз яшьлек кызны эзли

Кыз бала 9 июнь көнне Барков урамындагы 19нчы йорттан урамда йөрергә дип чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр әйләнеп кайтмаган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Братск шәһәре полициясе һәм волонтерлар дүртенче тәүлек инде югалган тугыз яшьлек кызны эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

  • 2009 елда туган кыз баланы эзләүдә 300дән артык кеше катнаша.

“Кыз баланың 9 июнь көнне 13.00 сәгатьләр тирәсендә Барков урамындагы 19нчы йорттан урамда йөрергә дип чыгып китүе һәм хәзерге вакытка кадәр әйләнеп кайтмавы билгеле. Аның кайда икәнлеге билгесез”, - диелгән хәбәрдә. 300дән артык кеше меңләгән күпкатлы йортларны, ишегалларын тикшергән.

Шәһәрнең "Город" интернет-порталы хәбәр итүенчә, полициягә "Поиск Братск" һәм "Лиза Алерт" эзләү отрядлары ярдәм итә. Әлегә эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100