news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Браконьерны пошига аткан өчен хөкемгә тарттылар

Браконьерны пошига аткан өчен хөкемгә тарттылар

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Узган атнада Татарстанда ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан җыелган материаллар буенча 7 җинаять эше кузгатылды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе өлкән инспекторы Игорь Иванов хәбәр итте.

Лаеш районындагы бер предприятие территориясендә 20 квадрат метрлы мәйданда нефть продуктлары түгелү факты ачыкланган. Моннан килгән зыян 21218 сум белән бәяләнә. “Восток” ачык акционерлык җәмгыятенең сак инспекторы Татарстанның Балык Бистәсе районы территориясендә законсыз төстә пошига аткан. Прость һәм Казансу елгаларында законсыз рәвештә балык каптырган Казанда һәм Түбән Камада яшәүче ике браконьер да суд каршында җавап тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot