Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Херсон өлкәсе терлекчелек предприятиесе директоры БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган
Херсон өлкәсенең «Асканийское» терлекчелек предприятиесе җитәкчесе Виталий Плугатарев һәлак булган. Бу хакта төбәк губернаторы Владимир Сальдо хәбәр итте.
Фаҗига бүген булган. Дошман пилотсыз очкычы Плугатаревның автомобиленә һөҗүм иткән. Предприятие директоры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
«Ул тумышы белән Белозерка бистәсеннән, тәҗрибәле җитәкче һәм галим иде, бөтен тормышын авыл хуҗалыгына багышлады. Херсон өлкәсенең аграр тармагын үстерүгә зур көч куйды. Виталий Анатольевичның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам. Аның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк», – дип язган Сальдо МАКС мессенджерында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз