news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БПЛА һөҗүменнән соң, Метшин Казанда «Манхэттен» торак комплексында булды

БПЛА һөҗүменнән соң, Метшин Казанда «Манхэттен» торак комплексында булды
Фото: https://t.me/kzn_official

Казан мэры Илсур Метшин «Манхэттен» торак комплексында булды, пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында биредә бер йортка зыян килгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә хәбәр иттеләр.

Башкарма комитетта ачыклык кертүләренчә, БПЛА йорт шпиленә эләккән, шуңа күрә коммуникацияләргә зыян килмәгән, яшәүчеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

«Бу йортта яшәүчеләрне күчерү таләп ителмәде, әмма вакытлыча урнаштыру пунктлары әзерләделәр, аларны эвакуацияләнгән кешеләргә тәкъдим иттеләр», — дип ачыклык керттеләр Башкарма комитетта.

Искәртик, бүген иртән, Татарстан башкаласына беспилотниклар һөҗүм итте. Оператив мәгълүматлар буенча, 8 беспилотник очып килүе теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Лазурные небеса» торак комлексында булды. Анда БПЛА һөҗүменнән соң янгын чыккан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot