news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БПЛА һөҗүменнән соң 20ләп кеше вакытлыча урнашу пунктына күчерелгән

Вакытлыча урнашу пунктында БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән 20 дән артык кеше бар. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Хәзер 20 дән артык кеше «Алмаш» лагеренда урнаша. Минем карар буенча, иртәгәдән барлык зыян күрүчеләр кунакханәгә күчереләчәк һәм торак йорт тулысынча торгызылганчы шунда тора алачак. Һәр гаилә белән индивидуаль эшлибез, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәбез», – дип язды Беляев социаль челтәрләрдә.

Эвакуацияләнгәннәр барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, дип өстәде ул.

Пилотсыз очкыч эләккән Чибинская урамындагы йортта хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Барлык хезмәтләр дә ашыгыч режимда эшли, вәзгыять контрольдә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда торак йортка БПЛА һөҗүме вакытында өч кеше зыян күргән. Барлык яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр саны дүрткә кадәр арткан.

Өч кешенең хәле канәгатьләнерлек. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot