news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БПЛА һөҗүме вакытында милекләре зыян күргән кешеләргә түләүләр каралган

БПЛА һөҗүме вакытында милке зыян күргән Татарстан халкына түләүләр каралган. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Милке зыян күргән кешеләрдән гаризалар кабул ителә. Барлык түләүләр гамәлдәге законнар нигезендә башкарылачак», - дип язды Беляев социаль челтәрләрдә.

Мөрәҗәгатьләр җыю өчен кайнар линия ачык. Аңа 8 (8555) 351-072 һәм 8 (8555) 351-000 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot