Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Бегишево аэропортында чикләүләр кертелде
БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Түбән Каманың Бегишево аэропортында суднолар кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы бүген төнлә игълан ителде. Көндезге өченче сәгатьтә Казан халыкара аэропортында рейслар кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде.
Сәгать өченче яртыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында Казан һәм Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүм итү куркынычы турында хәбәр урнаштырылды. Бер сәгатьтән Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев районда бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелү турында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз