news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БПЛА һөҗүме аркасында Тамбов янында нефть базасы яна башлаган

Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң Тамбов өлкәсендәге нефть базасында янгын чыккан. Бу хакта Тамбов өлкәсе губернаторы Евгений Первышов үзенең Телеграм-каналында язган. Хәзерге вакытта урында янгын сүндерү төркемнәре эшли.

«3 декабрь төнендә Тамбов өлкәсендәге нефть базасында Киевтагы террорчыл режимның БПЛА ватыклары төшү сәбәпле янгын чыкты. Урынга янгын сүндерү төркемнәре һәм хокук саклау органнары вәкилләре оператив рәвештә килде. Барлык кирәкле көчләр һәм чаралар җәлеп ителде», – дип язган губернатор.

Оборона министрлыгы мәгълүматына караганда, төн эчендә Россиянең Һава һөҗүменнән саклану чаралары 102 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Татарстан Республикасында 02:52 сәгатьтән 08:08 сәгатькә кадәр «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot