news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бозымны бетерү өчен хатын-кыз 600 мең сум акча биргән

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда хатын-кыз бозымны бетерү өчен 600 мең сум акча биргән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда «Савиново» полиция бүлегенә 45 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул узган елның апрель башында Лаврентьев урамында арендага алган фатирда савыктыручы хатынга мөрәҗәгать иткән.

Аферистка клиентны бозым булуына ышандыра һәм дәвалау йоласын үткәрергә тәкъдим итә. 2018 елның апрель башыннан сентябрь аена кадәр хатын-кыз, үзенең барлык акчасын җыеп, алдакчыга 600 мең сум акча биргән.

Хәзер җинаятьтә шикләнелүче Кемерово өлкәсендә яшәүче элек хөкем ителгән 51 яшьлек хатын-кызны эзлиләр.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100