news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бозымнан азат итәбез дип, Казанда яшәүче хатын-кызның акчасын урлаганнар

Җинаятьчеләрнең берсе кызның кулыннан 2 мең сум акча урлап качкан.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Ижевскта чегәннәргә охшаган 3 хатын-кыз Казанда яшәүче кызның акчасын урлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы Ижевск буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга көндез “Филармония” тукталышы янында булган. 26 яшьлек Казан кызы тукталышта автобус көтеп торган. Шул вакытта аның янына 3 хатын-кыз килеп, анда бозым барлыгын хәбәр иткән. Ритуалны башкарыр өчен ул кыздан кәгазь акча сораган һәм тиен акчаны шуңа төргән. Шуннан соң ул кызга төргәкне акча янчыгына тыгып куярга кушкан. Кыз сумкасыннан аны тартып чыгаруга, җинаятьче шуннан берәр меңлек ике купюраны эләктереп алган.

Хатын-кыз исә Казан кызына тиздән бу акчалар кире кайтыр дип иптәшләре белән китеп барган. Алданган кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Тәртип саклаучылар 30, 32 һәм 66 яшьләрдәге 3 хатын-кызны кулга алган.

Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100