Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бозлык чоры» шау-шулы тамашасын оештыручылар Казанда хәйрия белән шөгыльләнә
Тамашада иң танылган фигуралы шуучылары, кино, телевидение, эстрада «йолдыз»лары катнаша
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Бозлык чоры» шау-шулы тамашасын оештыручылар, Казан мэриясе белән берлектә, хәйрия максатында, балаларга 200 билет калдырырга булды, диелә мэриядән алынган хәбәрдә. Шул рәвешле, 100 билет балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендәге фигуралы шуу спорты белән шөгыльләнә торган балаларга һәм калган 100е шәһәрдәге балалар йортлары, социаль приютлар һәм тернәкләндерү үзәкләрендәге инвалид балаларга бүлеп бирелгән.
Иртәгә, 12 февраль көнне, «Татнефть-Арена» спорт сарае бозында булачак «Бозлык чоры» турнесының соңгы «тукталыш»ында иң танылган фигуралы шуучылар, кино, телевидение, эстрада «йолдыз»лары катнаша, аерым алганда, Алексей Ягудин, Илья Климкин, Ирина Слуцкая, Елена Леонова, Андрей Хвалько, Татьяна Тотьмянина, Максим Маринин, Татьяна Навка, Роман Костомаров, Маргарита Дробязко, Повилас Ванагас, Албена Денкова, Максим Ставиский, Марат Бәшәров, Анастасия Волочкова, Алиса Гребенщикова, Валерия Ланская, Вадим Колганов, Анна Семенович, Анна Большова, Петр Красилов, Юлия Ковальчук казанлыларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә җыена.
Әлеге шау-шулы тамаша фигуралы шуу буенча дөнья чемпионнары - Россиянең атказанган спорт остасы, халыкара класслы спорт остасы Илья Авербух һәм Европа чемпионы Алексей Тихонов җитәкчелегендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз