news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бозлавык һәм буран вакытында машина йөртүчеләргә куркыныч маневр ясамаска киңәш ителә

Синоптиклар фаразы буенча, бүген кич һәм иртәгә Татарстанда буран, юеш кар, бозлавык һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Бозлавык һәм буран вакытында машина йөртүчеләргә куркыныч маневр ясамаска киңәш ителә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә бозлавык һәм буран булганда куркыныч маневрлар ясаудан сакланырга киңәш итә.

Синоптиклар фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә Татарстанда буран, юеш кар, бозлавык һәм секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, сак кына хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлардан тыелырга, куркынычсызлык каешларын һәм балалар кәнәфиләрен кулланырга, шулай ук үз сәламәтлек торышын күзәтеп торырга өнди.

Җәяү йөрүчеләргә машина юлыннан чыкканда игътибарлы булу сорала. Юлны махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга, якын-тирәдә машиналар булмавына инанырга кирәк. Моннан тыш, автоинспекторлар караңгы төшкәч яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга киңәш итә.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843) 533-38-88 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100