news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Боз өстендә калган өч балыкчыны коткарганнар

Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.

Боз өстендә калган өч балыкчыны коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Идел елгасының Кама Тамагы торак пункты янында балыкчыларның бәлагә таруы турында хәбәр бүген көндез килгән.

Өч балыкчы ярдан 300 метр ераклыкта бозда калган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ир-атларның берсе ярга үзе чыгырга тырышса да, боз ватылып, суга төшеп киткән. Аны янындагы ике балыкчы коткарып калган.

Балыкчыларны коткаручылар ярга чыгарган. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан. Ике балыкчы Мари Элдан, берсе-Югары Ослан кешесе. 

Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot