news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Боз һәм көчле яңгырлар аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

26 июльдә көндез һәм кич республикада һава торышы сизелерлек начарланачак. Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, җил тизлегенең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә. Республиканың кайбер районнарында көчле яңгырлар һәм боз яварга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot