Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Боз фәрештәсе» яңадан канат җәя: Камилә Вәлиева гыйнвар азагында спортка кайта
Камилә Вәлиева гыйнвар азагында беренче рәсми ярышларда катнашачак.
Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева якындагы берничә атнада зур бозга кайтуы турында хәбәр итте. Җәмәгатьчелек түземсезлек белән 19 яшьлек спортчының дисквалификациядән соң беренче рәсми стартын көтә. Вәлиева спортка нинди багаж белән кайта – «Татар-информ» материалында.
Вәлиеваның профессиональ дебюты гыйнвар азагында көтелә
Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева, ниһаять, гыйнвар азагында зур бозга кайтуы турында рәсми рәвештә игълан итте. 19 яшьлек фигуралы шуучы шатлыклы хәбәре белән социаль челтәрләрендә уртаклашты.
«Кадерле дусларым, мөһим һәм дулкынландыргыч яңалыгым бар – мин зур спорт дөньясына кайтырга карар кылдым. Яшермим, төрле эмоцияләр кичерәм. Әмма тиздән бозга чыгуны көтү шатлыгы көчлерәк. Инде гыйнвар азагында мин сикерүләр буенча Россия чемпионатында катнашам», - дип язган Вәлиева телеграм-каналында.
Фото: Камилә Вәлиеваның телеграм-каналыннан
Дисквалификация вакытында фигуралы шуучы телекамералар объективыннан һәм фигуралы шуу дөньясыннан югалмады
Камилә Вәлиева дисквалификацияләнгәннән бирле бер генә тапкыр да карьерасын тәмамлау турында белдерү ясамады. 19 яшьлек спортчы бер тапкыр да зарланмады. Ул бирешмәде, тырышып эшләвен дәвам итте. Камилә көчле һәм профессиональ спортчы булуын исбатлады.
Спортчы дисквалификациядән соң Казанда беренче халыкара «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында күренде. Ул анда Владимир Путин белән бергә үзәк ложада утырды. Бу дөнья җәмәгатьчелегенә Россия Президентының яшь спортчыны дисквалификацияләүгә карата мөнәсәбәтен һәм Вәлиевага һәрьяклап ярдәм итүен аңлатты.
2025 елның җәе азагында спортчы Пекинда сәүдә үзәгендә «Россиядә эшләнгән» ачык күргәзмәсендә күрсәтмә номер белән чыгыш ясады. Шулай ук Вәлиева бу вакыт дәвамында Татьяна Навканың боз шоуларында шуды һәм төрле чараларда катнашты.
Фото: © «Татар-информ»
Халыкара тимераякта шуучылар берлегендә (ISU) Вәлиеваның спортка кайтуы турындагы хәбәргә коры һәм нейтраль җавап бирделәр
Камилә Вәлиеваның дисквалификация срогы 2025 елның 25 декабрендә тәмамланды. Ул көнне фигуралы шуучы үзенең социаль челтәрләрендә бу датаны ничектер үзенчәлекле итеп игълан итмәде. Ул бары тик кичен телеграм-каналында тыйнак кына чәчәкләр һәм шарлар белән төшкән фотоларын урнаштырды. Кечкенә шарлар арасындагы зур шарга «Кайтуың белән, Ками!» дип язылган. Бу бүләкне Камиләгә фанатлары ясаган. Фигуралы шуучы бу фотолар астына бары тик «25.12.2025» дип дата гына язып куйган.
Шуннан соң массакүләм мәгълүмат чараларында Вәлиеваның Татьяна Навка мәктәбендә Светлана Соколовская төркемендә тренировкаларын яңадан башлап җибәрүе турында хәбәрләр тарала башлады. Әмма Камилә тренировкаларын туктатмаган да булса кирәк. Моннан тыш, спортчы яхшы физик формасын кайтарды һәм ябыкты. Бу көннәрдә Вәлиеваның дүртле тулуп кебек катлаулы элементларны яңадан өйрәнә башлавы, шулай ук өчле акселен кайтарырга ниятләве билгеле булды. Моннан тыш, кайбер чыганаклар 19 яшьлек фигуралы шуучының яңа программасын берничә белгеч әзерләве турында хәбәр итте.
«Вәлиеваның элекке дәрәҗәгә кайтырга сәләтле булуына ышанам. Иң мөһиме, ул ярышларда катнаша башлавы турында рәсми рәвештә хәбәр итте. Димәк, ул чыннан да спортка кайтырга әзер. Әзер булмаса, ул мондый белдерү ясамас иде. Ләкин шулай да Камиләдән хәзер үк могҗиза көтәргә кирәкми. Хәзер аңа шөгыльләнергә һәм киләсе сезонга әзерләнергә кирәк. Ул акрынлап формасын кайтарачак. Инде киләсе сезонда без яңадан элеккеге Камиләне күрәчәкбез», - диде Россиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова Вәлиева турында.
«Ул дүртле сикерүләрен кайтара ала, дип саныйм. Вәлиева спортта Елизавета Туктамышева кебек озакка кала алырмы – белмим. Бу сорауга җавап бирү авыр. Аның үзеннән нәрсә теләгәнен сорарга кирәк. Ләкин бу кыз безнең бөтен дөньяга каршы коралыбыз булыр, дип уйлыйм. Ул дөнья фигуралы шуу спортын шаккатырырга сәләтле», - диде Тарасова RT басмасына.
Шул ук вакытта Халыкара тимераякта шуучылар берлегендә (ISU) Вәлиева бозга кайту турындагы хәбәргә коры һәм нейтраль җавап бирделәр.
«Илкүләм чемпионатларда катнашу мәсьәләсен фигуралы шуучылар үзләре һәм ISU әгъзалары хәл итә», - дип белдерделәр оешманың матбугат хезмәтендә.
Фото: «Россиядә ясалган» фестивале сайтыннан
Фигуралы шуу фәрештәсе яңадан канат җәя
Камилә Вәлиеваны төп бүләкләреннән, шул исәптән 2022 елгы Олимпия уеннарындагы алтын медаленнән мәхрүм иттеләр. Бер ел элек язын ул Спорт арбитраж судына (CAS) кабат эшне яңадан карау турында апелляция юллады. Аппеляцияне кире кактылар. Бу Вәлиеваның Олимпия чемпионы исемен кире кайтару өчен соңгы мөмкинлеге иде.
Вәлиеваны Россиядә генә яратып калмыйлар, аңа хәтта кайбер чит ил спортчылары да теләктәшлек белдерә.
«15 яшьлек яшүсмергә нәрсәләр аша узарга туры килүен күз алдына китерү дә авыр. Без ситуацияне тулысы белән белеп бетерә алмыйбыз», – дигән 36 яшьлек Америка фигуралы шуучысы Эван Бейтс Fox News басмасына.
Вәлиевага, чыннан да, бу вакыт дәвамында бик күп нәрсәләр кичерергә туры килде. Ләкин ул сынмады, сыгылмады һәм яңадан канат җәйде. Вәлиева – һич арттырусыз «фигуралы шуу фәрештәсе», дип атады аны бервакыт Италия фигуралы шуучысы Кори Чирчелли.
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
19 яшьлек фигуралы шуучы сикерү буенча Россия чемпионатында һәм Беренче канал кубогында чыгыш ясаячак
Россия фигуралы шуу фәрештәсе бозга кайта. 31 гыйнварда һәм 1 февральдә Камилә Вәлиева сикерү буенча Россия чемпионатында катнаша. 18-23 мартта спортчы Беренче канал кубогында чыгыш ясый. Ул анда яңа программасын тәкъдим итәчәк.
«Дулкынланып март аенда Беренче канал кубогында булачак чыгышымны көтәм. Мин анда яңа программаларымның берсен тәкъдим итәчәкмен. Минем өчен бу чын бәйрәм булачак. Миңа бу яңа этапта теләктәшлек күрсәтсәгез, чиксез шат булачакмын. Сезнең миңа карата ышанычыгыз һәрвакыттагыча мине илһамландыручы төп көч булып кала», - дип хәбәр итте фигуралы шуучы телеграм-каналында.
Вәлиеваның беренче рәсми старты нинди булачагын берәү дә белми. Әмма бер нәрсә билгеле – Камиләнең дисквалификациядән соңгы дебют чыгышына Россиядә дә, чит илләрдә дә игътибар бик зур булачак. Әмма спортчының бозга нинди формада кайтуы әллә ни әһәмиятле дә түгел. Аның мондый озак һәм катлаулы тарихтан соң зур спортка кире кайтуы – үзе зур казаныш.
Екатерина Маркс, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз