Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Бохараев: Татарстан Рәисе икътисад үсеше өчен төп бурычларны билгеләде
Авырлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы векторы үсешкә таба юнәлгән. ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы сәнәгать үсеше фонды» АҖ генераль директоры Марат Бохараев бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Тулай төбәк продуктны 5 трлн сумга кадәр арттыру һәм сәнәгатьне үстерү – импортны алмаштыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, фәнни-технологик үсеш, мәгълүматлаштыру, цифрлаштыру буенча бурычлар билгеләнде. Булган проблемаларга карамастан, республика темпларны киметми – бу иң мөһиме», – диде Бохараев.
Аның фикеренчә, республика өчен өстенлекле бурыч – сәнәгатьне тагын да үстерү. «Безнең төп проблема – кадрлар. Бүген бу хакта күп әйтелде. Инженер белгечлекләре һәм эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Белгеч Татарстан Рәисенең икътисад үсеше өчен төп бурычларны билгеләгәнен искәртте. «Икътисадның нигезен тәшкил иткән һәм мөһим социаль бурычларны хәл иткән эре предприятиеләр аталды. Сәнәгать социаль функциягә ия, бу мөһим», – диде Бохараев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз