news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ботулизм белән хастаханәгә салынган өч пациентны дәвалау учреждениесеннән чыгардылар

Ботулизм диагнозы белән хастаханәгә салынган беренче пациентларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Өч пациент хастаханәдән чыгарылды. 15 кеше тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүендә кала. Аларда уңай динамика күзәтелә», - дип искәрттеләр Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узабыз, соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, ботулизм йоктыруда шикләнеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны 19 кешегә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100