Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия журналистлар форумы делегатлары Иске Пенәгәр авылында булды
Журналистлар 180 еллык мәчеттә булды.
Россиянең унбиш төбәкләреннән татар газетасы мөхәррирләре, радио, телевидение журналистлары бөтенроссия журналистлар форумы кысаларында Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылының мәчетенә барды.
Иске Пенәгәр авылы мәчетенә 180 ел. Аның бер тапкыр да манарасы киселмәгән.
Мәчетнең имам-хатыйбы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов журналистларга төзекләндерелгән мәчет буенча экскурсия үткәрде, авыл тарихы, мәчет һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйләде.
Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов бөтендөнья татар конгрессена рәхмәт әйтте.
«Бергә булсак, безнең телебез бетмәс, балаларыбыз да үз телебездә тәрбияләнер. Безнең төп терәгебез – бөтендөнья татар конгрессы. Кайчан, нинди мөрәҗәгать белән барма, алар һәрвакыт ярдәм итә. Конгрессның җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләренә зур рәхмәт», – диде ул.
- 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форумга Россиянең 15 төбәгеннән утызга якын журналист чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз