news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия татар журналистлары авылларга газеталар барып җитмәүгә борчыла

Алар альтернатив почта уйлап табарга тәкъдим итәләр.

Бөтенроссия татар журналистлары авылларга газеталар барып җитмәүгә борчыла
Энҗе Габдуллина

Бөтенроссия татар журналистлары форумында авылларда почтальон хезмәтенең бетүе, халыкка газеталарның килеп җитмәве турында фикер алыштылар.  Кукмараның «Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова почтальоннар эшчәнлеге елдан ел авырлашуын әйтте.

«Почта эше елдан ел авырлаша. Күп авылларда почтальоннар юк. Булганы да ике-өч авылга бер генә. Яки авылларда кибетләрдә калдыралар, халык шуннан үзе барып ала. «Газета вакытында килеп җитми», – дип шалтыратучылар бар», – дип сөйләде Гөлгенә Шәрипова. 

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева яңа альтернатив почта булдыру кирәк, дип белдерде.

«Бу проблеманың берәр кайчан чишелеше булыр микән? Бөтенебез зарланабыз. Берәр җирдә альтернатив почта табарга кирәк. Болай ярамый», – диде Эльмира Варфоломеева.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ульяновскиның «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов өлкә газеталарын да почта проблемасы борчуын әйтте. 

«Бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Без өлкә дәрәҗәсендәге газета, бездә дә шул ук хәл – татар авылларында почталар ябыла, почтальоннарның хезмәт хакы бик түбән. Әле алар товар да сата», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100