news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия татар конгрессы Милли Шурасының яңа составы расланды

Бүген яңа составтагы Милли шураның беренче утырышы узачак.

Бөтенроссия татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында Милли Шураның яңа составы расланды.

Яңа составны Татарстанның атказанган укытучысы Ильяс Сәлахов тәкъдим итте. Устав нигезендә, 75 кеше сайланган.

Алар арасында Васил Шәйхразыев, Ринат Акчурин (Мәскәү), Илшат Әминов, Марат Әхмәтов, Раил Әхмәтшин (Мәскәү), Ринат Әюпов (Әстерхан), Ирада Әюпова, Саҗидә Батталова (Бурятия), Альберт Борһанов, Рәмзил Вәлиев, Рәмзия Габбасова (Удмуртия), Фәнил Галимов (Башкортстан), Искәндәр Гыйләҗев, Илдар Гыйльметдинов (Мәскәү), Альфред Дәүләтшин (Башкортстан), Ркаил Зәйдулла, Кадрия Идрисова, Илдар Агиш (АКШ), Дамир Исхаков, Ләбиб Лерон, Ленария Мөслимова, Ринат Насыров (Төмән), Радик Салихов, Рәмис Сафин (Ульяновск), Индус Таһиров, Фәрит Уразаев, Данис Шакиров, Дамир Йосыпов (Екатеринбург) бар.

Бүген яңа составтагы Милли шураның беренче утырышы булачак.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100