Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына меңнән артык делегат җыелачак
19-21 май көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уздырыла. Җыен быел унөченче мәртәбә оештырыла. Чарада Россиянең сиксәннән артык төбәгеннән меңләп делегат катнашуы көтелә. Бу хакта «Изге Болгар җыены»на багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сөйләде.
Җыен «Милли тормыш һәм дин» дигән исем астында үткәрелә.
«Әлеге җыен – татар дин әһелләре бергә туплый торган бердәнбер мәйдан. «Милли тормыш һәм дин» исеме еллар дәвамында үзенең актуальлеген раслады. Татар дөньясы өчен әлеге ике төшенчә аерылгысыз. Быел аерым игътибарны ислам мәгарифенә бирәчәкбез. Төбәкләрдәге милли һәм дини оешмаларның вәкилләре аерым квота нигезендә чакырулы», – дип сөйләде Данис Шакиров.
Җыен программасы өч көнлек итеп төзелгән. 19 май Казан Экспо күргәзмә үзәгендә җыенның ачылышы, аннары Russia Halal Expo күргәзмәсендә катнашу планлаштырылган. 20 май көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы була. 21 май көнне делегатлар «Изге Болгар җыены» кунаклары булачак. Бөтенроссия татар дин әһелләре шул ук көннәрдә Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 ХIV Халыкара икътисади форумда да катнашачак
Җыенда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, ТР мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм төбәк мөфтиләре катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз