news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында бер меңнән артык делегат катнашачак

Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында бер меңнән артык делегат катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумына багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев форумда 74 төбәктән 1049 делегат катнашуын хәбәр итте.

Барлык төбәкләрдән дә диярлек катнашучылар көтелә, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары да катнашачак, - дип билгеләде оештыручылар.

«Катнашучы делегатларның 902се – ир-атлар, 147се – хатын-кызлар. «Хатын-кызлар имамнар форумында нишли» дигән сорау туганда, аларның күбесе – мөфтиятләрнең матбугат хезмәткәрләре вәкилләре һәм мәдрәсәләрдә, мәчет каршында эшләп килүче мәктәпләрдә белем бирүче мөгаллимәләр», – ди Марс Тукаев.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Форумда катнашу теләген өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә яшьләр дә белдерәләр. Иң яшь катнашучылар 2007нче елгы, алар – өчәү. Берсе – Ижау мәчетләренең берсендә мөгаллимә булып торучы Әмрия Мөфтәхетдинова, икенчесе – Мәскәү шәһәреннән, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында сәркатиб Йосыф хәзрәт Аширов, өченчесе – Оренбург өлкәсенең Кряжа авылы имамы Камил хәзрәт Идиатуллин.

«Иң өлкән катнашучы исә 1937нче елгы. Ул – Марий Эл Республикасының Мари-Турек бистәсе имам-хатыйбы Даниял хәзрәт Фәйзрахманов», – ди Марс Тукаев.

Иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан килә. Күрше республикадан 119 кеше көтелә. Бу Башкортостанның барлык районнарын да үз эченә алган бик зур делегация булуын хәбәр итте оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100