Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында илнең 79 төбәгеннән 1 мең кеше катнашуы көтелә
15-17 май көннәрендә узачак «Милли тормыш һәм дин» XVI бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында Россиянең 79 төбәгеннән 1 мең татар катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте.
Ул форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш, хәләл маркет, дискуссия мәйданчыклары эше ниятләнгәнен билгеләп узды.
«Иң зур делегация – ут күршеләребез Башкортстаннан, аннан 90 кеше көтелә. Иң ерак төбәкләр – Ерак көнчыгыштан, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха Якутиядән делегатлар киләчәк. Донецк, Луганск республикалары, Запорожье өлкәсеннән татар дин әһелләре катнашачак. Төбәкләр мәхәлләләр каршында делегацияләр формалаштыра», – диде Данис Шакиров.
Ул изге Болгар җыены май аенда узуына халыкның күнеккәнен, меңләгән кеше Болгарга агылуын бигеләп узды. «Милли тормыш һәм дин – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Барлык халыкларны бергә туплый торган чара», – диде ул.
Данис Шакиров 1989 елдан башлап изге Болгарга беренче булып Идел буе төбәкләрендә, бигрәк тә Чувашстанда яшәүче татар халкы сукмак салганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз