news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

16-18 май көннәрендә Казанда hәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләренең XV Бөтенроссия форумы уза. Өч көнлек программаның мөһим өлеше ул – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш һәм дискуссион мәйданчыклар эшчәнлеге. Быел форум кысаларында 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

«Быел электрон теркәлү вакытында һәрбер дин әһеленең үзләрен борчыган мәсьәләгә тукталу, сайлау хокукы бар иде. Алар үзләренең теләкләрен белдерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы дин әһелләренең советы фикерләшүе нигезендә 4 дискуссион мәйданчык оештырылды», – ди ул.

Данис Шакиров билгеләвенчә, һәрбер тема да бик актуаль һәм халыкта зур кызыксыну уята. Форум эшчәнлеге барышында алдагы темалар каралачак: «Хәләл» индустриянең бүгенге халәте», «Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе», «Ватанны сөю – иманнан», «Ватанны саклауда дин әһеленең роле», «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре».

news_right_1
news_right_2
news_bot