news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең сайлап алу этабы бара

Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең сайлап алу этабы бара
Фото: https://tatar-congress.org

Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында һәр категориядәге проектларны карау, сайлап алу һәм бәяләү этабы уза. Быел әлеге бәйгегә Россиянең 31 төбәгеннән 87 эш килгән.

Конкурста катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә бәяләнә:

  • Иң яхшы гаилә бизнесы (гаиләнең җитештерүгә җәлеп ителүе, бурычларны бүлү һ.б.).
  • Иң яхшы бренд (атама, барлыкка килү тарихы, этикет, слоган, танылу һ. б.).
  • Иң яхшы продукт (рецепт, барлыкка китерү тарихы, состав, социаль челтәрләрдә бирү).
  • Уңышлы бизнес (булдыру тарихы, гамәлгә ашыру географиясе, ассортимент, табыш).
  • Белемнәрне саклаучы (татар чәе турындагы белемнәрне китаплар, курслар, мастер-класслар аша таратучылар һ.б.).

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» программасы кысаларында үткәрелә», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100