news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы рәисе Фәнир Галимовны юбилее белән котлыйлар

«Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы рәисе Фәнир Галимовны юбилее белән котлыйлар
Фото: https://tatar-congress.org

10 ноябрьдә күренекле милләтпәрвәр шәхес, милләт җанлы эшмәкәр, күп кырлы талант иясе, шагыйрь, композитор, җырчы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең мактаулы энергетигы, Туймазы шәһәренең шәрәфле гражданины, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Фәнир аганы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев котлады.

Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның сәламнәрен һәм котлауларын җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәнир аганы котларга Туймазы районының Төмәнәк авылына Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да килде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100