Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Донецк һәм Луганскидан вәкилләр булачак
Быел Казанда 29-31 март көннәрендә узачак IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында беренче тапкыр Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан вәкилләр булачак. Бу хакта бүген матбугат очрашуында журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйтте.
«Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены көтеп алынган чарага әйләнде. 2012 елда беренче тапкыр Татарстан Рәисе инициативасы белән башланып киткән иде. Без төбәкләрдә эшләүче татар милли-мәдәни җәмгыятьләренә алдан квоталар җибәрәбез. Шул квоталар нигезендә, милли тормышта актив катнашучыларны, мәчетләргә, мәдрәсәләргә ярдәм итүчеләрне шушы җыенга юллыйлар. Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында татар авыллары булмаса да, авыл эшчәнлеге, продукция җитештерү белән шөгыльләнүче татар эшмәкәрләре бар. Аларны җыенга чакырдык», – диде Марс Тукаев.
Аның сүзләренчә, Красноряск краеннан башлап, илебезнең көнбатыш өлешләренә кадәр 37 төбәктән делегатлар килүе көтелә. Күргәзмәдә, ярминкәдә катнашучыларны исәпкә алып, барлыгы 900дән артык кеше катнашачак. Кытай Халык Республикасыннан да катнашырга теләк белдергәннәр. «Катнашучыларның күпчелеге хәләл продукция җитештерүчеләр», – диде Марс Тукаев.
Эшмәкәрләрне тәҗрибә туплар өчен Татарстанның Тукай, Сарман районнарына алып барачаклар. «Без шушы 14 ел эчендә Татарстанның бик күп районнарына, Самараның Гали авылына, Чувашстан Республикасына да алып барган идек», – дип искәртте Тукаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз