news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу - минем 38нче машина

Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу - минем 38нче машина
Энҗе Габдуллина

Әстерхан өлкәсенең Три Протока - Җәмәле авылында уза торган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры исемен Раил Нургалиев яулады.

«Бик матур Сабан туе булды, чөнки монда безнең Рәис Рөстәм Нургалиевич килде. Ул Сабан туен ачып җибәрде һәм безнең көрәшне карады. Көрәшкә төрле төбәкләрдән бик күп көчле егетләребез килгән иде: Әстерхан, Краснодар, Молдова, Татарстаннан», – диде Раил Нургалиев.

Баш батыр өчен 100 килограммнан күбрәк авырлык үлчәвендәгеләр генә көрәште. 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәгеләр – Булат Мусин, Эльдар Хәмитов көрәшкә кермәде.

«Көрәш авыр булды. Монда Татарстаныбызның иң алдынгы егетләре җыелган иде, әмма өстенлекне мин алдым. Федераль Сабан туенда өч тапкыр отканмындыр. Бу минем 38нче машина», – дип уртаклашты үзенең уңышлары белән Раил.

«Сабан туйлары башланып кына китте әле. Ул татар халкының чәчүдән соң үткәрелә торган иң зур бәйрәме. Мин шул бәйрәм белән халкыбызны котлыйм. Дөньяларыбыз тыныч, бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә насыйп булсын», –  диде Раил.

Раил Нургалиев финалда Муса Галләмов белән көрәште һәм, аны отып, баш батыр исеменә лаек булды.

Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100