Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия пленэр-симпозиумда катнашучы рәссамнар Лениногорск Нефть музеена җыелды
Илленче Бөтенроссия пленэр-симпозиумда катнашучы рәссамнар Лениногорск Шөгер Нефть музеенда иҗат итә. Самара, Уфа, Чебоксар, Санкт-Петербург, Череповец, Зеленодольск, Казан, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән килгән рәссамнар үз картиналарында нефть тарихын төсле буяулар белән чагылдырды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Анастасия Петрова хәбәр итә.
«Мин үзем Лениногорскиныкы булсам да, Шөгер Нефть музеенда беренче тапкыр. Монда искиткеч. Ландшафты үзенә тартып тора. Барысын да карыйсы һәм шул ук вакытта барысын да рәсемгә төшерәсе килә», - ди Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Нина Крылова.
Рәссамнар элеккеге битум заводы территориясенә керүгә, кулларына эш коралларын алып, эшкә тотынды. Рәсем полотноларында нефть качалкалары, авыл күренешләре, элеккеге авыл өе, битум ташыганда кулланылган арбалар, кое барлыкка килде.
«Без хезмәттәшләрем белән Татарстан шулкадәр җир асты ресурсларына баймы икән дип гаҗәпләнәбез. Музей комплексы безнең әби- бабайлар эшләгән вакытларны хәтерләтә. Биредә ата-бабаларның энергетикасы бик көчле. Бигрәк авыр хезмәттә эшләгәннәр. Бу урынны тапкан кешеләргә рәхмәт – ул чыннан да алтынга тиң урын. Бу күренешләрдән зур картиналар килеп чыгуын телим. Алар булачак та», - диде республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, пленэр кураторы Мөдәрис Минһаҗев.
Санкт-Петербургтан килгән рәссам Илдус Вахитовның тамырлары – Татарстаннан, туганнары моннан. Ул 2019 елда Татарстан Рәссамнар берлеге составына керә, шуннан соң һәр пленэрга йөри башлый. «50нче юбилей пленэрда катнашуыма шат. Музейда кеше хезмәтенең зур көче күренә. Бүгенге көндә табылган нефть һәм компания аркасында төбәк бик үсеш алган», - ди ул.
Шөгердән тыш, рәссамнар районның һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында да иҗат итәчәк. Нәтиҗәсе Лениногорск шәһәре көненә багышланган күргәзмә була. Берничә полотно компаниянең нефть музее залларын бизәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз