news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында сайлап алынган иң яхшы идеяләргә грантлар бирелде

1 урынны һәм 100 мең сум күләмендә грантны 9-14 яшьлек кызларга җенси тәрбия бирүгә багышланган проект алды.

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында сайлап алынган иң яхшы идеяләргә грантлар бирелде
Салават Камалетдинов

Бүген XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында сайлап алынган өч иң яхшы идеяне тормышка ашыру өчен 60-100 мең сум күләмендә грантлар бирелде.

Форумда катнашу һәм грант оту өчен Болгарга Татарстаннан, чит төбәкләрдән һәм берничә илдән 18-30 яшьлек 100 кеше җыелды.

Оештыручылар тарафыннан сайлап алынган 17 проект бүген жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Алар арасыннан җиңү яулаган өч проект 60 мең, 80 мең һәм 100 мең сум акча белән бүләкләнде. Шулай ук 20-50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән яңадан берничә эш булды.

1 урынны һәм 100 мең сум күләмендә грантны 9-14 яшьлек кызларга җенси тәрбия бирүгә багышланган проект алды. Грант отучылар ислам кануннары нигезендә комикслар җыентыгы ясарга ниятли. Әлеге проектны Казан, Уфа, Мәскәү кызлары тормышка ашырачак. Проект җитәкчесе - Казан кызы Асель Курмашева.

2 урын һәм 80 мең сум күләмендә акча иске татар телендә укырга өйрәтү проектына бирелде. Идея авторлары гарәпчә укый белүчеләргә иске татар телен аңларга ярдәм итә торган китап чыгарачак.

80 мең сум күләмендә грант откан команда

Фото: © Салават Камалетдинов

3 урын һәм 60 мең сум акча Уфага китте. Грант җиңүчесе чит илләрдән килгән студентларны авылларга алып барып, аларны җирле халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырырга тели. Аның проекты этно-туризмны үстерүгә багышланган.

Фото: © Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100