news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.

Бүгенге көндә форумда Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Кемерово һәм Пенза өлкәләре һ. б. төбәкләрдән егетләр һәм кызлар катнашырга теләк белдерде. Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак. Җыенны оештыручылар - ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. 

Форумның төп максаты - җыенда катнашучыларга Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җиренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгары халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. 

Форумга әзерлек һәм кандидатларга гаризаларны тутырырга ярдәм итү максатыннан, махсус платформада спикерлар катнашында турыдан-туры эфирлар уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot