Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы Палестина халкына теләктәшлек белдерде
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы, Газада туып-үскән дин кардәшебез катнашында видеоролик төшереп, Палестина халкына теләктәшлек белдерде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шулай итеп, форумга Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан җыелган мөселман яшьләре, Палестинадагы дин кардәшләребезнең иреккә һәм үзбилгеләнүгә хокуклары булуын хуплады, шулай ук Газадагы коточкыч канунсызлык һәм гаделсезлек турында тагын бер кат искә төшерде», – диелә хәбәрдә.
- XVIII Мөселман яшьләре форумы 20-27 июль көннәрендә Болгарда узды. Анда төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнаша. Алар барысы да – сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен иң өметле һәм файдалы дип танылган социаль стартаплар авторлары.
Форумда катнашучылар социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет, кино һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итте.
- Форумны Татарстан Диния нәзарәте Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды белән берлектә оештырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз