news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия медицина хезмәткәрләре олимпиадасы финалистлары билгеле

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «НОВАМЕД – медицина эшләнмәләре әйләнеше-2026» VI бөтенроссия форумы кысаларында бөтен илдән медицина хезмәткәрләре олимпиадасы уза.

Кичә Казан медицина көллиятендә жирәбәгә салу үткәрелгән, эш җиһазлары тәкъдим ителгән һәм сайлап алу туры булган. Бүген исә финал өлеше уза. Җиңүчеләрне кичен Г.Камал исемендәге театрда тантанада игълан итәчәкләр. Аларга кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Шулай ук, җиңүче командалар, ашыгыч ярдәм үзәкләренә барып, медицина ярдәме күрсәтүнең алдынгы тәҗрибәләре белән таныша алачак.

Бөтенроссия олимпиадасында барлыгы 18 команда катнашкан. Финалга чыккан 10 команданың 5се – татарстанлылар.

Финалистлар исемлеге:

  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе;
  • Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе;
  • Н.И.Пирогов исемендәге РНИМУ филиалы – Россия балалар клиник хастаханәсе;
  • Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсенең Мәскәү өлкәсе Ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
  • Чувашия Республикасы Бәла-казалар медицинасы һәм ашыгыч ярдәм үзәге;
  • Волгоград шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансеры;
  • Самара өлкәсе Сәламәтлек саклау идарәсе Тольятти Ашыгыч медицина ярдәме станциясе;
  • Казанның «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсе» хосусый учреждениесе.
news_right_1
news_right_2
news_bot