Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия коткаручы студентлар корпусы бүлеге вәкиле: Концерт программасы бик бай

Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт медицина ветеринариясе академиясенең Бөтенроссия коткаручы студентлар корпусы бүлеге вәкилләре Бөек Җиңү көне уңаеннан Казанның Меңьеллык мәйданында үткәрелгән кичке концерт барышында тәртипне саклауга үз өлешләрен кертә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Мин дус кызым Наталья Добрычева белән биредә корпус тарафыннан дежур торабыз, тәртип һәм хокук бозуларны кисәтәбез. Минем өчен бу зур бәйрәм — хәтер көне, тарихыбызны барлау. Концерт программасы бик бай», — дип сөйләде Полина Борденюк «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шулай ук концерттагы хокук сакчылары — юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре дә, бәйрәм чарасының халык өчен ифрат әһәмиятле булуын ассызыкладылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Концертка гаиләләре белән килүчеләр — ватанпәрвәрлек хисләрен балаларда яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеген билгеләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз