news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә катнашырга 400 кеше теләк белдергән

«Мөслим халкы гореф-гадәтләрне саклый, аны сәнгати югарылыкта, зәвыклы итеп күрсәтә белә», - диде Флюра Абдуллина.

Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә катнашырга 400 кеше теләк белдергән
Флюра Абдуллина

25-26 ноябрьдә Мөслим районында II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Быел фестивальдә катнашырга 400 кеше гариза җибәргән. Узган ел 200дән артык гариза кабул ителгән.

«Фестивальнең хуҗабикәсе Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фестивальгә 400 гариза килүен җиткерде. Шуларның лаеклыларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Тарихи яктан әһәмиятле, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәккә илтүче фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы белән Мөслим районы хакимияте берлектә уздырды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Татарстанда иң күп казларны Мөслим районында асрыйлар. «Бу районда әби-бабалар каз өмәләрен ничек уздырган булсалар, шулай бүгенге көндә дә дәвам ителә. Фестиваль Иске Вәрәш авылында 91 яшьтәге хезмәт ветераны Рәйсә Хәсәншина йортында башланды. Милли киемнәр кигән ханымнар җырлый-җырлый каз йолкыды, ишегалдында ир-атлар татар халкының җыр-моңнарын яңгыратты. Соңыннан кызлар казларны көянтәләргә элеп чишмәгә төште. Казларны юу үзе бер бәйрәмгә әверелде. Чишмә мәйданында уеннар уйналды», - диде ул.

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында татар йорты экспозициясе, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә эшләгән. «Биредә бер нигездә яшәгән өч буын вәкилләрен, 50 елдан артык яшәүче үрнәк гаиләне, җиде буын нәсел агачын төзүчеләрне күрергә, алар белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, каз йоны, мамыгыннан ясалган эшләнмәләрне, каз итеннән пешерелгән продукцияләрне авыз итәргә мөмкин иде. Мөслим халкы гореф-гадәтләрне саклый, аны сәнгати югарылыкта, зәвыклы итеп күрсәтә белә», - ди Флюра Абдуллина.

Фестивальне оештыручылардан Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев фестивальнең тарихи яктан әһәмиятенә тукталып, татар халкының электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарганын, йола-гадәтләрне үтәгәнен, бәйрәм иткәнлеген искәрткән. Фестивальнең икенче көнендә «Каз өмәсе» ярминкәсе эшләгән. «Халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты, мастер-класслар узды», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Татарстан Премьер-Министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында фестивальнең әһәмиятенә тукталган.

«Мөслим районы - татарның күренекле шәхесләре туган төбәк. Районның Яңа Сәет авылында олуг шагыйрь Зөлфәт, Олы Чакмак авылында язучы Фоат Садриев, Симәк авылында Эльмира Шәрифуллина, Баек авылында Шәмсия Җиһангирова, Түреш авылында шагыйрь Ләбиб Лерон, шул ук авылда Татарстанның халык артисты Наил Әюпов туган», - диде ул.

Фестиваль төрле буын, төрле өлкәдә эшләүчеләрне бер мәйданга җыйган. Фестивальдә танылган артистның туганнан туганы, бүгенге көндә Россиядә иң күп каз асраучы, эре эшмәкәр Чувашиядән Равил Лотфуллин, морзалар нәселеннән, генерал Чанышевның туганы, Башкортстаннан каз үрчетүче, эшмәкәр Рафаэль Чанышев һ.б. катнашкан.

«Каз өмәсе» фестивалендә катнашучылар Габдулла Тукай исемендәге мәктәптәге музейны карады. Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды. Үзәк китапханә, Батырлар йорты музее, гомумән, биредә тәҗрибә уртаклашырдай урыннар күп. Мөслимнәр ачык йөзле, кунакчыл халык икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайттык. Фестивальдә катнашучылар, күңелгә рәхәтлек бирүче бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде», - диде Флюра Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100