news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия Гаилә учагы Чирмешәннән Яңа Чишмә районына тапшырылды

Бөтенроссия Гаилә учагы Чирмешәннән Яңа Чишмә районына тапшырылды
Фото: Гөлсирә Шәрифуллина/ https://nashcheremshan.ru

Чирмешәндәге «Орион» яшьләр үзәгенең никахлашу залында Бөтенроссия гаилә учагы уты урнашкан капсуланы Яңа Чишмә районы вәкилләренә тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова сәламләде.

2024 ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. «Россия йөрәге» гаилә учагын «Россия» Халыкара күргәзмә кысаларында узган Бөтенроссия Гаилә форумында 23 гыйнварда кабызып, Гаилә елына старт бирелгән иде.

Гаилә учагын Чирмешән гаиләсе Эльвина һәм Ренат Гарифуллиннар Аксубай районыннан алып кайткан иде. Яшь пар әле күптән түгел генә гаилә корды. Икесе дә иҗат кешеләре, район мәдәният йортында эшлиләр. Алардан капсуланы Яңа Чишмәдән Храмовлар гаиләсе кабул итеп алды.

Гаилә башлыгы, өч бала әтисе, бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аның тормыш иптәше Рузанна Анатольевна «Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә - социаль педагог. Моннан тыш ул хәйрия чараларында да актив катнаша. Храмовлар өч бала үстерәләр.

Бәйрәмгә Әккәрәй авылыннан алтын юбилейларын үткәргән Виталий һәм Любовь Родионовларны да чакырганнар. 50 ел бергә гомер иткән парлар яшьләргә үз теләкләрен җиткерде.

Капсула районда бер атна торды. Шул вакытта яшьләр бүлеге белгечләре «Россия йөрәге» гаилә учагы уты «астында» бик күп төрле чаралар үткәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100