Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтенроссия гаилә учагы Актаныш гаиләсенә тапшырылды
Бүген «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы актанышлыларга тапшырылды. Учакны Актаныш районы Киров совхозында яшәүче Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе кабул итеп алды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Фәридә Гайнетдинова яза.
Чарада Мөслим һәм Актаныш районнары җитәкчелеге, районның матур һәм үрнәк гаиләләре, җәмгәгатьчелек катнашты. Мөслим авылыннан Рәмзия һәм Васил Гыйләҗевлар, Яңа Усы авылыннан Ирина һәм Альберт Тимашевлар гаиләләре үзләренең 45 һәм 35 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтәләр. Аларны әлеге матур бәйрәмнәре белән балалары һәм якыннары тәбрикләде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та котлау сүзләрен җиткереп гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Актанышлыларга Бөтенроссия Гаилә учагын Мөслимнән Айгөл һәм Айрат Шәйгәрдановлар гаиләсе тапшырды. Венера һәм Алмас Сабитовлар 13 бала тәрбияли. Шуларның сигезе тәрбиягә алынган балалар. Чарага алар барсы да милли киемнәрдән килгәннәр иде.
Чарады катнашучыларны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде һәм гаиләләргә бәхет теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз