news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе: Яраланган хәрби хәбәрче Поддубныйның хәле авыр

Табиблар кичә Курск өлкәсендә яраланган хәрби хәбәрче Евгений Поддубныйның хәлен авыр дип бәяли. Бу хакта «Россия-24» телеканалы эфирында хәбәр иттеләр.

«Хәле авыр. Аның тәне бик нык пешкән, баш сөяге һәм бит скелеты җәрәхәтләнгән», - диде табиб.

Билгеләп үтелгәнчә, Украина дроны һөҗүменнән соң яраланган журналистны Курск хастаханәсенә китергәннәр, аңа тиешле барлык тикшеренүләр үткәрелгән, дәвалау курсы билгеләнгән. Тиздән Поддубныйны Мәскәү клиникасына җибәрәчәкләр.

«Россия 24» телеканалы алып баручысы кичә хәбәр иткәнчә, хәрби хәбәрче Евгений Поддубныйның машинасы Курск өлкәсенең чик буе районында Украина Кораллы көчләре һөҗүменә дучар булган, ул авыр яраланган. Поддубныйны озата барган Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot