news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия авыл Сабан туенда Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Бөтенроссия авыл Сабан туенда Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Салават Камалетдинов

Бүген Мордовиянең Ләмбрә районының Аксюн авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.

Сабан туеның абсолют батыры исеме өчен Булат Мусин белән Раил Нургалиев көрәште.

Абсолют батыр булып Раил Нургалиев калды. Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләген – «Лада» машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Шулай итеп Раил Нургалиев «Лада Гранта» машинасын, тәкәне һәм Сочи курортына ике атналык юллама алып кайта.

Раил Нургалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә 35нче тапкыр машина отуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100