Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия авыл Сабан туенда гастрорекорд куярга җыеналар
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Дәхтәрни авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыручылар яңа гастрономия рекорды куярга җыена. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте төбәкнең татар автономиясенә сылтама белән хәбәр итә.
Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабан туенда шеф-поварлар гомуми авырлыгы 857 килограммнан артык булган 3414 порция татарча азу әзерләгән иде, бу милли рекорд булды.
Хәзер исә партнерлар ярдәмендә Дәхтәрнидә 1000 килограмм авырлыкта милли ризык әзерләү күздә тотыла. Яңартылган гастрорекорд «Россия рекордлары гастрономия китабы»на кертелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз