Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтенроссия авыл Сабан туе – 2025: Киров татарларына – «Газель», баш батырга – «Лада»
Киров өлкәсе Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе Губернаторы Олег Мельниченко, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. «Татар-информ» Сабантуйдан репортаж тәкъдим итә.

«Сабантуйга рәхим итегез»: милли ашлар, ярминкәләр һәм халык кәсепләре
Нократ Аланында Россиянең 70тән артык төбәгеннән кунаклар җыелды. Бәйрәм кысаларында халык кәсепләре ярминкәләре һәм авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды, агросәнәгать комплексының традицион һөнәрләре һәм заманча казанышлары күрсәтелде. Билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары, шулай ук ат клубларының махсус җиһазландырылган ипподромда чыгышы үзәк вакыйга булды.
Бәйрәмнең мәдәни өлеше Татарстан, Киров өлкәсе һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгышыннан гыйбарәт булды. Халык традицияләрен яратучылар өчен рус һәм татар уеннары, милли биюләр белән интерактив мәйданчыклар оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов, Александр Соколов һәм Олег Мельниченко Киров өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган этноутарлар белән танышты. Сабантуй территориясендә нократ, татар һәм башкорт хуҗалыклары бар иде. Биредә теләгән һәркем милли ашлардан авыз итә, традицион һөнәрләр һәм халык киемнәрен күрә, җирле халыкның мәдәнияте һәм яшәү рәвеше турында күбрәк белә ала.
Бәйрәмдә Татарстан данын Кукмара районы тәкъдим итте. Аерым чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Киров өлкәсе Губернаторы: «Сабантуй барлык кунаклар хәтерендә калыр дип ышанам»
Киров өлкәсе Губернаторы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
«Мондый колачлы вакыйганы уздыруны безгә ышанып тапшырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт. Без – күпмилләтле халык. Руслар, татарлар, башкортлар, мордвалар, марилар, удмуртлар – Россиянең барлык төп халыклары – без бергә яшибез һәм Ватаныбызны яратабыз, аны соңгы тамчы каныбызга кадәр сакларга әзер. Бигрәк тә махсус хәрби операция ветераннарын сәламлисем килә. Аллаһ кушып, егетләребезнең барысы да өйләренә җиңү белән әйләнеп кайтсын. Татарстан Республикасы Рәисенә шундый зур, масштаблы чара үткәрергә ышаныч белдергән өчен рәхмәт. Сабантуй барлык катнашучылар һәм кунаклар хәтерендә калыр дип ышанам», - диде Александр Соколов.
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең кунакчыллыкны тулысынча тоябыз»
Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе җитәкчелегенә чараны бик яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Бу искиткеч бәйрәмдә катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Бүгенге Сабантуй хуҗалары – безнең яхшы дусларыбыз. Без сезнең кунакчыллыгыгызны тулысынча тоябыз. Әлбәттә, һава торышы бераз без уйлаганча булмады, калган эшләр бик матур оешкан. Бу безнең иң яраткан бәйрәмебез. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», - диде республика Рәисе.
Александр Шельдяев: «Сабантуй – уртак хезмәт, дуслык һәм татулык бәйрәме»
Башкортстан вице-премьеры – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сәламләү сүзләрен укыды:
«Бу – Урал һәм Идел буе халыклары гасырлар дәвамында билгеләп үткән иң якты һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бүген аны бөтен Россия һәм чит илләрдә шатланып каршы алалар. Сабантуй – безнең уртак хезмәт, дуслык һәм татулык бәйрәме. Ул үзенең эшләре һәм көндәлек хезмәте белән туган җиргә мәхәббәтен исбатлаучы, тынычлык һәм татулыкны ныгытучы, бөтен көчен Ватанның чәчәк атуына салучыларны данлый», – диде ул.
«Спортчылар чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте»: абсолют батыр – Татарстан егете!
Сабантуй мәйданында халкыбызның милли уеннары булды. Шулай ук, төп игътибар татар көрәшенә юнәлтелгән иде. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XV Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул – Татарстан Республикасыннан Эльдар Хәмитов.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова
Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төп бүләге – «Лада» автомобиле ачкычы тапшырылды. Бүләкне тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.
Киров татарлары конгрессына «Газель» микроавтобусы
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе татарлары конгрессының региональ иҗтимагый оешмасына «Газель» микроавтобусын тапшырды. Ачкычны оешма рәисе Равил Нургалиев алды.
«Искиткеч бүләк өчен рәхмәт. Без аны файдалану өчен урын табарбаз», - диде оешма рәисе.
Киләсе елда кайда күрешәбез?
Киләсе елда XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак. Өлкә Губернаторы Олег Мельниченкога Бөтенроссия авыл Сабан туеның күчмә символы – «Тулпар»ны Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов тапшырды. «Киләсе Сабантуйның кунакчыл Пенза өлкәсендә узуы белән горурланам. Сабантуй ул – авыл эшчеләре, икмәк үстерүче һәм безнең икътисадка булышучы кешеләрнең бәйрәме. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!» - диде Олег Мельниченко.
Чыганак: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз