news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Путинга халыкның 78 проценты ышана

Владимир Путинның РФ Президенты постындагы эшен россиялеләрнең дүрттән өч өлеше хуплый. Дәүләт башлыгына ышанычы турында респондентларның 78 проценты белдергән. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашыла.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин эшчәнлеген гражданнарның 51,7 проценты хуплый, Министрлар Кабинеты башлыгына респондентларның 60,3 проценты ышаныч белдерә.

Сораштыру 30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр үткәрелде, анда 1600 кеше катнашты.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия лидеры Төрекмәнстандагы форум катнашучыларын Казанга БРИКС саммитына чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot