news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге: Ил халкының 78,2 проценты Путинга ышана

Гражданнарның 78,2 проценты Россия Президенты Владимир Путинга ышана, 75,2 проценты дәүләт башлыгы сыйфатында аның эшен хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны дәлилли.

Россиялеләрнең 60,1 процентны РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга ышана, 52,1 проценты Премьер-министр вазифасында аның эшчәнлеген уңай бәяли.

Тулаем алганда, ил гражданнарының 49,4 проценты Министрлар Кабинеты эшеннән канәгать.

Сораштыру 21-27 октябрьдә үткәрелгән, анда 1,6 мең кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot