news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре вәкилләре «Идел» журналының яңартылган редколлегиясенә керде

Бөтендөнья татар яшьләре вәкилләре «Идел» журналының яңартылган редколлегиясенә керде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

«Идел» журналы яңартылган редколлегия әгъзалары катнашында «Сөт» каһвәханәсендә беренче очрашу-дискуссия оештырды.

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айдар Шәйхин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы Баязит Зәйдуллин һ.б. катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңартылган редколлегиягә Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре дә кертелде. Бу исемлеккә журнал белән тыгыз элемтәдә булган, аның эчтәлеге, эш юнәлешләренә карата үз фикерләрен белдерә һәм өлеш кертә алачак шәхесләр тупланды.

Утырыштан соң киләсе елда журналның сыйфаты, күләме һәм даимилеге ягыннан үзгәрешләр кертергә дигән нәтиҗә ясалды. Шулай ук әдәбиятка, иҗади тәҗрибәләргә күбрәк урын бирергә планлаштырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot