Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар яшьләре форумы XI «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакыра
Берничә атнадан елның иң көтеп алынган чараларының берсе – дөньякүләм белем бирү акциясе башлана. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә XI «Татарча диктант» акциясендә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.
Катнашу форматлары: офлайн – мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда. Онлайн – рәсми сайт аша. Офлайн мәйданчыклар Россия төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.
Офлайн мәйданчык оештырырга теләүчеләр 20 апрельгә кадәр diktant.tatar сайтында теркәлергә тиеш. Акцияне оештыру вакытында барлыкка килгән сораулар өчен МАХ һәм башка социаль челтәрләрдә махсус төркем булдырганнар. Мәйданчык оештырырга теләүчеләр әлеге төркемнәргә кушылырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз