Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ульяновск шәһәрендә «Акыл фабрикасы» уздырды
19 октябрь көнне Ульяновск шәһәрендә «Акыл фабрикасы» белем бирү чарасы узды. Ул татар яшьләре өчен файдалы лекцияләр, остаханәләр, дискуссияләр һәм уен форматындагы эшлекле сессияләрне үз эченә алды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фабрика эшен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә проект булдыру турында чыгышы белән ачып җибәрде. Алга таба «Сембер» татар яшьләре беренчеләрдән булып, Sora дигән ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән татарча мультфильмны карый алды.
Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Мәңгелеккә эндәшү: бер соравымның 730 жавабы» исемле лекция белән чыгыш ясады. Шулай ук «Төбәктә татар телле мохитне ничек булдырырга?» дигән темага кызыклы дискуссия дә узды.
Программада «Татар биюен ничек танытырга?» темасына остаханә һәм дирижер, композитор Айдар Ниязов алып барган «Сез белмәгән Солтан Габәши» лекциясе дә булды. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова яшьләрне биетеп тә алды.
Көннең икенче яртысында катнашучылар гаилә тарихын өйрәнү, Каюм Насыйри мирасы һәм заманча мода, 3D-принтерларны нәтиҗәле куллану темалары буенча лекцияләр тыңладылар. Кичке якта исә Ульяновск шәһәренең тарихи татар урыннары буйлап экскурсия оештырылды.
«Акыл фабрикасы» татар яшьләренә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру өчен яхшы мәйданчык булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз