news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Уфа яшьләре белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Уфа яшьләре белән очрашты
Фото: Нияз Гатаулла

Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты дәвам итә. 14 июнь көнне чираттагы чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге базасында оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.

Программа Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларының презентациясе белән ачылып киткән. Алга таба Айзилә Абдрахманова блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Нияз Гатаулла «English is Tough Stuff» яки чит телләр өйрәнү остаханәсе белән чыгыш ясаган. Ул инглиз телен гади һәм кызыклы итеп өйрәнү юллары турында сөйләгән, үзенең тормышыннан мисаллар китергән.

Фото: © Нияз Гатаулла

Шәхси бренд булдыру бүгенге көндә иң мөһим нәрсәләрнең берсе булып тора. «YURT» брендына нигез салучы Геннадий Газизов белән шуның турында сөйләшү уза. Үз эшеңне ничек башлап җибәрергә, нинди авырлыклар туарга мөмкин – әлеге лекция барышында шул сорауларга җаваплар эзләнә.

Көннең икенче яртысында Ләйсән Фәхриева җитәкчелегендә проектлар лабораториясе узган. Лаборатория кысаларында Уфада барлыкка килергә мөмкин булган яңа проектларның скелеты төзелә.

Фото: © Нияз Гатаулла

Алга таба музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин төрки музыка уен коралларына багышланган лекция-остаханә үткәрә. Кичке якта Агыйдел яр буендагы амфитеатрда гитарник оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot